Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

“Аңа карап көнне дә, сәгатьне дә белергә була“ диләр хат ташучы Нәкыя Фәрхетдинова турында

Игътибарлы, төгәл, якты йөзле

“Аңа карап көнне дә, сәгатьне дә белергә була“, диләр Тирсә авылы өлкәннәре хат ташучы Нәкыя ФӘРХЕТДИНОВА турында. Бу – аның төгәллегенә матур ишарә.
 
Минзәлә районында алты балалы гаиләдә үсә Нәкыя. Әтиләре яшьли вафат булганлыктан, эшкә батыр, авырлыклар алдында баш ими торган булып үсә ул. Туганнарына кунакка килгәч Тирсәнең гөрләп торганын күреп, биредә кала, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый. Илшат белән гаилә корып кыз һәм ул үстерәләр. “Сельхозхимия“ берләшмәсендә, колхоз ашханәсендә, фермада – кайда гына эшләсә дә һәрвакыт яшьләрчә җитез, ачык йөзле, уңган-булган, чисталык-пөхтәлек яратучы Нәкыяне хөрмәт итә хезмәттәшләре. Галина Петрова Тирсә почта элемтәсе бүлекчәсе җитәкчесе итеп билгеләнеп, участогына хат ташучы кирәк булгач та аны чакыралар. Кешеләр белән аралашырга яратучы ханым риза була. 

Өч ел инде шушы хезмәтне башкара ул. Газета-журналларны һәрчак вакытында өләшә. Пенсияләр, субсидияләр дә көне-сәгате белән таратыла. Ут, су, газ, телефон өчен түләүләрне дә җыеп, операторга вакытында тапшыра. 

– Игътибарлы, төгәл, якты йөзле. Без аның эшеннән канәгать, – диләр тирсәлеләр. 

Авылдашлары гына түгел, җитәкчеләре дә мактап телгә алалар аны. 

– Нәкыя бик зур участокта эшләвенә карамастан, үзенә тапшырылган бурычларын төгәл башкаруы, һәр кеше белән уртак тел таба белүе белән авылдашларының хөрмәтенә лаек. Ул газеталарга ташламалы язылу чорында вакыт белән исәпләшми эшли, шуңа нәтиҗәләре дә яхшы. Һәр эшкә өлгер Нәкыя – бакчасында һәм ишегалдында күп итеп чәчәкләр үстерүче матурлык яратучы авыл уңганы да, – ди Галина Петрова. 

– Узган ел лаеклы ялга чыктым. Мине һәрвакыт көтеп торучы, чын күңелдән хөрмәт итүчеләр белән аралашмыйча яшәүне күз алдына да китереп булмый әле, шуңа эшемне дәвам итәргә уйлыйм. Авылдашларымның рәхмәт сүзләре яшәргә һәм эшләргә илһам бирә, – ди ул. 

Шулай туры килгән: Нәкыянең туган көне дә Татарстан матбугаты көнендә. Яшьтән үк китаплар, матбугат басмаларын укырга яратучы бу ханым үзе дә биш төрле газетага языла. Көне газета-журналлар арасында үтүче Нәкыяне язмыш борылмалары яраткан шөгыленә китергән, димәк. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын сиңа, уңган хат ташучы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X