Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бриллиант туйга – көтелмәгән бүләк

Безнең әбунәче

Девятерняда яшәүче Әсфән–Флүрә ШӘРИПОВлар, “ТАТМЕДИА“ җәмгыяте уздырган “Язылган өчен – бүләк“ бәйгесендә катнашып, җиләк-җимеш һәм яшелчә киптерү җайланмасы оттылар. 

“ТАТМЕДИА“ җәмгыяте үз канаты астында нәшер ителүче газета-журналларны алдыручылар арасында һәр ярты ел саен язылу кампаниясе вакытында бүләкләр уйната. Анда катнашу шартлары да гади: “ТАТМЕДИА“ның икедән ким булмаган басмасына язылырга һәм квитанция күчермәсен билгеле адреска юлларга гына кирәк. Девятерняда гомер кичерүче Әсфән абый белән Флүрә апа да нәкъ шулай эшләгәннәр дә. Өлкән яшьтә булганлыктан, алар интернет белән дус түгел, шуңа күрә квитанцияне почта элемтәсе бүлекчәсе аша хат итеп юллаганнар. Һәм 331 кеше катнашкан бәйгедә бүләк отканнар.

Әлеге бүләкне тапшырырга без – редакция хезмәткәрләре Девятерняга бардык. Шәриповлар йортына вакытлы матбугат басмалары килгән көн иде ул. 81 яшьлек Әсфән абыйның бик тәмләп “Әгерҗе хәбәрләре“н укыган, Флүрә апаның бәлеш пешергән вакытына туры килдек. 

–    Мин эш белән мәшгуль булып кына калдым. Югыйсә, газеталарны иң беренче үзем карап чыгарга тырыша идем, – диде Флүрә апа елмаеп.    

Алар – авылда иң күп газета-журнал алдыручыларның берсе. “Әгерҗе хәбәрләре“, “Татарстан яшьләре“, “Безнең гәҗит“кә язылмый калганнары юк. Оныкларына дип “Ялкын“ журналы алдыралар. 

–    80не узып китсәк тә вакытлы матбугатсыз яшәүне күз алдына китермибез. Бөтен мәгълүмат анда бит, – ди Әсфән абый. 

–    Бер хәрефен калдырмый укыйм. Тәмләп, озаклап укырга яратам, – ди Флүрә апа. 

Әсфән абыйны күбрәк авыл хуҗалыгы темалары кызыксындыра. Чөнки ул гомере буе механизатор һәм шофер булып эшләгән. Флүрә апага да авыл, аның кешеләре турында язылган мәкаләләр ошый. 

Әлеге парның быел күркәм бәйрәме дә. Алар бриллиант туйга килеп җиткәннәр. 

–    Бу 60 еллык гаилә тормышыбызны бәйрәм иткән елны көтелмәгән зур бүләк булды, – ди Флүрә апа. 

Шәриповлар өлкән яшьтә булсалар да, тик тормыйлар. Җәй буе бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчә үстергәннәр, шифалы үләннәр җыйганнар.

–    Соңгы елларда кайнатмалар ясамыйм, җиләк-җимешне туңдырам гына. Алай витамины күбрәк саклана, – ди Флүрә апа. 

Киләсе елга “ТАТМЕДИА“ның бүләгендә алма, җиләкләр киптерәчәген дә әйтте. 

–    Үләннәрдән ясалган чәйгә кипкән җиләк-җимеш тә салып эчсәң, тагын да тәмлерәк, файдалырак булыр, – ди Флүрә апа бик рәхмәтле булып. Өлкән әбунәчеләребез алдагы бәйгедә дә катнашачакларын әйттеләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев