Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Габдрахман ага Борһаниевка 95 яшь тулды

Ул тыл һәм хезмәт ветераны

Исәнбайда гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Габдрахман ага Борһаниевка 95 яшь тулды. 

Гомере буе колхозда эшләгән, җәмәгате Асия апа белән алты бала тәрбияләп үстереп, һәркайсына югары белем алырга ярдәм иткән Габдрахман ага гомер көзендә дә ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булуы, актив тормыш алып баруы белән үрнәк. Ул картлык көннәрен туган авылында улы Ринат, килене Әлфия тәрбиясендә уздыра. 

Хөрмәтле ветеранны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев котлап, бүләкләр тапшырдылар.  
 

Фото: архивтан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев