Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Наҗия Гайнетдиновага 90 яшь тулды

Әгерҗедә биш кыз тәгәрәшеп үсә алар

– Мәктәптән кайткач та басуга черегән бәрәңге җыярга йөгерә идем. Җитезлектә, үткенлектә берсен дә җитештермәдем, – дип юа, балтырган, кычыткан, кузгалак җыеп йөргән балачак хатирәләрен барлады хәзер дә чаялыгын югалтмаган,  кызык-шаян сүз сөйләргә яратучы Наҗия әбекәй.

Җиде сыйныф тәмамлагач та Әгерҗенең “III Интернеционал“ колхозы яшелчә бакчасында кәбестә, кишер, кыяр, чөгендер үстерүдә катнаша. Аннан ындырда хезмәт куя. Агитбригада составында җырлап-биеп тә йөри сүзгә тапкыр кыз. Аннан телефонистка булып эшли, кунакханәдә дәхезмәт куя.
Әнвәр исемле егет белән гаилә корып, ике малай үстерәләр. Ни кызганыч, олы уллары Илдарның гомере генә 16 яшендә фаҗигале төстә өзелә. Улы Ленар Әгерҗедә яши, төпчек улы Ленар әнисе янына еш килеп йөри. Җәмәгатенең бакыйлыкка күчкәненә  33 булган ел инде.

– Рәхмәт хөкүмәтебезгә, социаль хезмәткәр билгеләделәр. Бик игелекле Раидә Әпсәләләмова. Күченүгә эләгеп, җылы, якты, уңайлы фатир да бирделәр. Быел Бөек Җиңү бәйрәменә 55 мең сум акча белән бүләкләделәр. Җитәкчеләребез бәйрәмнәрдә игътибарсыз калдырмыйлар. Өлкәннәр көнендә ике җирдән бүләк китерәләр – үзем эшләгән “Водоканал“ ширкәтеннән һәм җәмәгатем эшләгән эчке эшләр бүлегеннән. Быел район башлыгы Азат Рөстәм улы үзе корбан ите дә китерде.

Әнә шундый ихтирам-хөрмәт тоеп сөенеп яшим, – ди Наәия апа. 90 яшьлек юбилее уңаеннан җитәкчеләрнең бүләкләрен тапшырган “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү директоры Ольга Ереминага да рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп калды юбиляр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев