Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Истәлеккә калсын әле бу көн

Авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Рәшит Абдуллинга 70 яшь

Бөтен гомерен районыбызда авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган хөрмәтле ветеран Рәшит АБДУЛЛИНны 70 яшьлек юбилее белән котларга баргач, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин, идарә белгече Фоат Юсупов, аның белән озак еллар кулга-кул тотынып эшләгән, хәзер тармакның ветераннар советы рәисе Көмешай Хәбибуллина “истәлеккә калсын әле юбилей көнегез“ дип аңа иң матур теләкләрен җиткерделәр. 

...Гаиләдә алты кыз арасында бердәнбер малай булып үсә Рәшит. Өлкән бала буларак, сеңелләрен уттан да, судан да саклый. Абый-сеңелләр арасындагы бердәмлек, татулык, дуслык, туганлык хисләре гомер буе дәвам итә. 

–    Төрлебез-төрле якта яшәсәк тә туган якта җыелышу традициясенә тап төшермибез. Мамадыш районындагы чишмәләргә, җиләкләргә бай туган авылым Уразбахтыда ике сеңлем гомер кичерә. Яшь барган саен туган нигез ныграк сагындыра, искә төшә. Ел саен анда кайтып авыл урамнарын әйләнгәч кенә күңелемә тынычлык табам, – ди Рәшит абый. 

Туган якны, табигатьне яраткан авыл малаеның гомерен авыл хуҗалыгына багышлавы да гаҗәп түгел. 13 яшеннән комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый ул. Әлеге заман өчен иң “текә“ булган СК-3 кыр корабын иярләп, басу-кырларны иңли. Урып-җыю чорында сигез сезон, әнә шулай, туган колхозына булыша. Аннан соң да гомер китабының һәр бите авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләп языла.

Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган егет юллама буенча Әгерҗе районына эшкә билгеләнә. Тирсәдәге “Сельхозтехника“ берләшмәсендә инженер-технологтан директор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 

–    25 яшьтә директор урынбасары итеп билгеләделәр. Минем карамакта – 138 йөк машинасы. Бу – шуның кадәр үк шофер дигән сүз, – ди Рәшит Миннебаевич. 
1996 елдан төпле фикерле, зирәк, әйткән сүзендә тора белүче Рәшит Абдуллинга директор вазифасын тәкъдим итәләр. “Сельхозтехника“да иң авыр чаклар була ул. Әмма яңа идеяләр белән янып торган җитәкче, аның бердәм командасының тырышлыгы белән берләшмә берникадәр вакыттан республикада алдынгы урынга чыга. 

–    Ул елларда “Сельхозтехника“да 45 төр запас часть кына ясый идек. Тырма, сабан җыю эшен җайга салып, районны үзебездә җыелган тагылма агрегатлар белән тәэмин итә башладык. Әнә шулай, яңалыкка омтылып 196 кешелек коллектив белән акрынлап уңыш арты уңыш яуладык, – ди Рәшит Миннебаевич. 
2002 елдан лаеклы ялга киткәнче ул район авыл хуҗалыгы идарәсе белән җитәкчелек итте. Бу чорны да аның белән бергә эшләгән белгечләр, хуҗалык рәисләре сагынып искә алалар. “Сез – безнең оста да, остаз да булдыгыз“, диләр. Рәшит Миннебаевич пенсиягә чыккач берничә ел “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтендә җитәкче киңәшчесе вазифасын да башкарды. 

–    Кайда гына эшләсәм дә, мин җир кешесе булып калдым. Коллективтагы һәркем белән уртак тел таптым. Авыр чакта берсен дә ярдәмемнән ташламадым, – диде юбиляр хезмәт елларын искә алып. 

Эшләгән дәвердә ул ТРның атказанган транспорт хезмәткәре исеменә, “Фидакарь хезмәт өчен“ һәм башка бик күп медальләргә, күкрәк билгеләренә лаек булган. 
Олыгаеп барганда көннәрендә Рәшит абый һәм аның җәмәгате – мәгариф ветераны Дилә ханым Тирсәдә яшәүче уллары Рөстәм, киленнәре Ландыш, оныклары Айсылу һәм Нурисламның уңышларына сөенеп, бер-берсенә терәк булып бик матур гомер кичерәләр. Бу бәхетле мизгелләре әле озак еллар дәвам итсен аларның. 

Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин, белгеч Фоат Юсупов, ветераннар советы рәисе Көмешай Хәбибуллина Рәшит Абдуллинны юбилее белән котлыйлар
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев