Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иж-Бубыйда яшәүче “мировой“ әбигә туксан яшь тулды

Ул – сыер савучы булып эшләгән, сигез балага гомер бүләк иткән Рәмзия апа Якупова

Бүген Иж-Бубыйда гомер кичерүче хезмәт ветераны Рәмзия Якупова 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды. Туган авылын яратып, бар күңелен хезмәткә биреп, балаларын да үз үрнәгендә тырыш, намуслы, мәрхәмәтле итеп тәрбияләгән Рәмзия апаны гомер бәйрәме белән халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Альмира Зарипова, авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов котладылар. 

Рәмзия апа картлык көннәрен үз өендә уздыра. Әмма Чаллы, Ижау, Әгерҗедә яшәүче биш кызы аны ташламыйлар. Әниләре янына чиратлап кайтып, кадер-хөрмәт күрсәтәләр. 

–    Безнең әни – әле дә “мировой“. Бар нәрсә ул кушканча гына булырга тиеш. Ул әйткән һәр сүз – закон, – ди Гөлсәрия апа. 

–    Әле ул бакчага чыгып чүп утарга, камыр ризыклары пешерергә әзер. Әмма без генә рөхсәт итмибез, – ди Гөлнара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев