Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадыбашта яшәүче Зәкия Камалованы Россия Президенты котлады

Картлык көннәре рәхәттә уза

Кадыбашта яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Зәкия Камаловага 95 яшь тулды. Биш баласы, унсигез оныгы, 26 оныкчыгы булган бәхетле әни-әбекәй ул.
Авылда туып-үскән Зәкиягә башка яшьтәшләре кебек үк күп авырлыклар татырга туры килә. Бала вакытта ук амбарда да эшли, малларга юкә пиннеге, печән әзерләүдә дә катнаша. Үсә төшкәч, сал агызу, торф чыгару кебек эшләр дә башкарырга туры килә.

– Иң авыры урман кисү булды. Күләгәш урманыннан агачлар чыгардык. Өстә юка кием, аякта чабата, тамак ачлы-туклы. Шулай булса да ат урынына эшләдек. Каракүлгә ашлык ташыганда да сер бирмәдем. 70 килолы капчыклар да күтәрергә туры килде. Зарланмадым, эшләдем дә эшләдем, – дип истәлекләрен сөйли ул. 

Сугыштан яраланып кайткан Актаныш ягы кешесе Имаметдин белән гаилә корып, Алга авылында гомер кичерәләр. Үзләре кебек тырыш, тыйнак, кешелекле алты бала тәрбияләп үстерәләр.

– Без әти-әнине юньләп күрмәдек тә, чөнки көн-төн колхоз эшендә булдылар. Алар үрнәгендә без дә эштә чыныгып үстек, – диләр балалары.

Алга авылы бетә башлагач, Кадыбашка күченәләр. Маллар асрап, умарта кортлары тотып, тырышып гомер кичерәләр. Җәмәгате Имаметдин моннан 28 ел элек фани дөньяны калдырып киткән. 

– Зәкия апа эшкә гомер-гомергә нык булды. 80 яшендә дә умарталарны берүзе күчерүен күреп шакката идек. Һәр вакыйга-күренешне шигъри телдә сөйләп бирә иде. Үзалдына җырлый-җырлый бакчада эшләвен күреп һәрвакыт сокландык, – диләр күршеләре.

94 яшенә кадәр үз өендә берүзе генә гомер кичергән әбекәй. Авылдагы уллары Рәфис һәм Рәҗәп, киленнәр, оныклар хәлен гел белеп торган. Удмуртиядә яшәүче Роза, Рәвис, Хәмит, Әлфиясенең кайтуын да сагынып көтеп алган. Улы Рәвиснең фаҗигале үлеме Зәкия әбекәйнең йөрәгенә төзәлмәс яра салган. Бер ел элек төпчек улы Рәҗәп үзләрендә яшәргә күндергән аны.

– Киленем Гөлфидә бик шәфкатьле, аны “табибым“ дип йөртәм. Миңа бәхетле картлык насыйп булды, – ди, сөенеп, әбекәй.  

95 яшенә Россия Президенты һәм район җитәкчесенең котлавын җиткергән район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиевка да, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Хәлил Закировка да олы рәхмәтен җиткереп, иң изге теләкләрен юллады ул.
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев