Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Минниса Шәрәфиевага Путинның котлавын җиткерделәр

Тормышны яратып яши 

Әгерҗедә гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Минниса Шәрәфиевага 90 яшь тулды. 

Тукайның “Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел!” дигән юллар нәкъ менә аңа багышлап язылган сыман. 

– Әтием Әхмәтлатыйп арендага күлләр алып балык тоту белән шөгыльләнде. Сыер асрасак та май бик эләкмәде безгә. Әтиемнең иртә таңнан балык, май, без үстергән көнбагышларны кул арбасына салып 18 чакрымдагы Ятьчә базарына китүе – әле дә күз алдымда торучы мизгелләр, – дип искә алды ул балачак тормышын. 

Яшьлек язында Барҗының уңган егете Вакыйф белән гаилә корып биш бала тәрбияләп үстергәннәр алар. 

– Әй, күңелле гомер кичердек Барҗыда. Үзебезнең гаилә дусларын, туганнарны ашка дәшә идек. Тик ...туган авылыбыз су басу зонасына эләгү сәбәпле, күченү газапларын да күрергә туры килде. Туган нигезне ташлап еракка китмәдек: янәшәдәге Кичкетаңга күчендек. Әле хәзер дә туган җирләрне сагынуны басарга авыл урынына барам, дөресрәге, балалар машина белән алып баралар. Үзем эшләгән ферма, колхозның яшелчә бакчасы урыннарында йөреп кайтам. Авылыбыз булмаса да Авыл бәйрәмен зурлап уздыруны оештыручы Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриевка, муллабыз Мөхәммәтазат хәзрәткә, авылдашларыма бик тә рәхмәтле мин, – ди туган җиреннән яшәүгә дәрт-дәрман алып яшәүче Минниса апа. 

Дүрт кенә сыйныф белеме булуга карамастан, аңа “әдәбият җене” кагылган. Әдипләребез иҗатына мәхәббәтен балаларына да җиткергән. Мөхәммәт Мәһдиев, Вакыйф Нуруллин, Гомәр Бәширов кебек классик язучыларыбызның китапларын кабат-кабат укып чыккан инде ул. Зифа Кадыйрова, Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрен яратып укыйм, ди. Шигырьләр укырга да бик ярата. Камал, Тинчурин артистларнының чыгышларын бик яратып карый. Түбән Каманың Туфан Миңнуллин исемендәге драма театрының барлык репертуарын барлап, кызларында кунакта булганда карарга да йөри. Спектакль караган чактагы кичерешләрен, тормышындагы яңалыкларны көндәлегенә теркәп бара. 

Бик чиста-пөхтә, кунакчыл, бер генә кешене дә чәй эчермичә, сыйламыйча чыгармый. Хәзер дә тәмле итеп коймагын, бәлешен пешерә. 
Сугыш ветеранының тол хатыны буларак Әгерҗедә яңа йорттан фатир бирелүенә дә бик сөенә ул. Гомер көзен шунда каршылый. Балалары да да бик еш кунакка дәшәләр аны. Аларга, унбер оныгына, егерме оныкчыгына, җитәкчеләргә эшләрендә уңышлар, илгә-көнгә иминлек теләп намаз укыган саен изге теләкләрен юллый Ак әби. Әнә шулай, әле дә тормышны яратып яшәве белән дә үрнәк ул. 

Минниса Шәрәфиевага “Өмет“ халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Ольга Еремина район башлыгы Азат Вәлиевның һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын һәм бүләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев