Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Гомер буе Башкортстанда яшәгән Нәҗибә Мансурова юбилеен Әгерҗедә каршылый

Район җитәкчеләре котлады

Нарат авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Нәҗибә МАНСУРОВА 90 яшьлек юбилеен каршылады.

Нәҗибә – Башкортостан кызы. Гомер буе шунда яшәгән. Лаеклы ялга чыккач та фермада яраткан малкайларыннан һәм дус-тату эшләгән коллективыннан аерыласы килмичә озак еллар хезмәт куйган. 

Менә алты ел инде ул кызы Эльвира, кияве Илгиз тәрбиясендә Нарат авылында, өч оныгының һәм биш оныкчыгының уңышларына куанып, кадер-хөрмәттә яши.

Олуг юбилее белән Нәҗибә апаны Девятерня авыл җирлеге башлыгы Фәнис Юсупов котлады.

Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Азат Вәлиевның юбилей котлавын район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев