Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Нәҗибә Мансурова 90 яшьлек юбилеен тормыш истәлекләрен барлап каршы алды

Гаилә бәхете бик кыска булган

Нараттан тыл һәм хезмәт ветераны Нәҗибә Мансурова 90 яшьлек юбилеен кызы Эльвира, кияве Илгиз тәрбиясендә каршы алды.

Башкортостанның Яңавыл районында туып үскән кызга замана авырлыклары мәктәптә иркенләп укырга мөмкинлек бирмәгән.  Бик яшьли тормыш арбасына җигелгән Нәҗибә. Гомер буе колхозда, фермада хезмәт куйган. Лаеклы ялга чыккач та озак еллар яраткан малкайларыннан һәм коллективыннан аерылмыйча тырышып эшләгән.

Нәҗибә апаның гаилә бәхете бик кыска булган. Бердәнбер кызы Эльвираны ялгызы гына аякка бастырырга туры килгән. Еллар үтеп, кызы Нарат авылы килене булгач та туган ягы сукмагына тузан төшерми. Әнисе олыгайгач, алты ел элек үзләре янына алып кайталар. Гомер көзен игелекле кияве Илгиз, уңган-булган кызы Эльвира тәрбиясендә каршылый Нәҗибә әби. 

Кызының мул тормышына, өч оныгы, биш оныкчыгының уңышларына куанып, барчасының игътибарын һәм ихтирамын тоеп, кадер-хөрмәттә яши өлкән кардәшебез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев