Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов район халкын Корбан гаете белән котлады

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм мөселманнар! Сезне ихластан изге Корбан бәйрәме белән котлыйм! 

Әлеге бәйрәмне һәр мөселман көтеп ала. Бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә бәйрәм намазларын укыйлар, догалар кылалар. Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган һәм безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе – Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу йоласын башкаралар. Раббыбызга корбан китереп, без җаннарыбызны пакьләндерәбез, гөнаһларыбызны ярлыкауны сорап, гаделлек, шәфәгать, игелек, рухи камиллеккә ирешергә омтылабыз. Олы бәйрәм көнендә һәркем Аллаһы Тәгаләдән киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен сорый. 

Хөрмәтле райондашлар! Дөньяларыбызга  тынычлык, барыбызга да исәнлек-саулык һәм бәрәкәт, рух ныклыгы телим.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар НУРГАЯНОВ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев