Район башлыгы Ленар Нургаяновның 23 февраль уңаеннан котлавы
Бәйрәм белән, Ватан сакчылары!
Бәйрәм белән, Ватан сакчылары!
Хөрмәтле ветераннарыбыз, ил алдындагы изге бурычларын үтәгән һәм бүгенге көндә тынычлык сагында торучы ир-егетләребез! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм!
23 февраль – ул ватанпәрвәрлек, рух ныклыгы, намус һәм кыюлык бәйрәме. Бу көнне без Ватанга хезмәт итүче, тынычлыгыбызны һәм иминлегебезне саклаучы ир-егетләребезне хөрмәтлибез, Россия Кораллы Көчләре ветераннарының батырлыгына сокланабыз.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга тирән хөрмәт һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Илебезнең чын патриотлары булган батыр ир-егетләребез белән горурланабыз, һәрберегез өчен борчылабыз, ныклы һәм көчле булып калуыгызны телибез. Без сезнең туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтәбез.
Ватан сакчыларына тынычлык һәм иминлек, эшләрендә һәм хәрби хезмәтләрендә зур уңышлар, бәхет, сәламәтлек, энергия һәм алгы көнгә ышаныч телим. Ил-көннәребез тыныч, гаиләләребез имин булсын!
Район башлыгы Ленар НУРГАЯНОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев