Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Районыбыз урманчыларына зур бурычлар йөкләнгән

Һөнәри бәйрәм уңаеннан

Cентябрьнең өченче якшәмбесендә – урманчыларның һөнәри бәйрәмнәре. Әлеге көн хезмәтләре районның урман байлыкларын саклау, арттыру, дөрес файдалану белән бәйле булган тармакларны һәм һөнәрләрне берләштерә. Безнең районда бу мөһим юнәлештә нинди эшләр башкарыла? Сүз – Әгерҗе урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Владимир ИШМУРАТОВКА.

Безнең районның урман фонды 45346 гектар тәшкил итә. Шуның 42276 гектары – урман белән капланган мәйданнар. Бу республика күләмендә яхшы күрсәткечләрдән санала. 

8,8 мең гектар мәйданны – “Хазар”, 31,2 мең гектарны “Ак Барс” урман эшкәртү компаниясе” ширкәтләре арендалыйлар. 
Әгерҗе урманчылыгы карамагында дүрт урманчылык эшли. Болар – Әгерҗе – (участок урманчысы – Дилүс Сабитов),  Девятерня (Ирек Камаев), Красный бор (Фәрит Нигъмәтуллин), Шаршады (участок урманчычы вазифасын башкаручы Миндар Галиев)  урманчылыклары. 

Безнең предприятиедә 33 белгеч эшли, шуларның 21е – инспекторлык составында. Тармакка яшь белгечләр җәлеп итү буенча эш алып барыла. Шуның нәтиҗәсендә соңгы елларда коллективка урман мастерлары Виолетта Красноперова һәм Илназ Фәйзуллин, җитәкче урынбасары Екатерина Буренина, инженер Марина Кабышева кебек яшь кадрлар кушылды. 

Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләренең төп бурычы – арендага бирелгән һәм башка урманнарга контроль һәм күзәтчелек итү. Ә арендаторларга бик күп бурыч һәм вазифалар йөкләнгән. Болар – агач утырту һәм аларны тәрбияләү, ауган агачларны җыюга тәгаенләнгән санитар чаралар уздыру, зыян килгән агачларны санитар кисү, орлык җыю, ял итү урыннарын тәртиптә тоту, урман буйларына һәм ял итү урыннарына аншлаглар урнаштыру, урманнарны чүп-чардан чистарту һәм башкалар. 

Эшләнгәннәргә күз салсак, уртак тырышлык белән агымдагы елда 21 гектар мәйдан чүп-чардан чистартылды, 119,7 гектарда агач утыртылды, авыл хуҗалыгы җирләрендәге чокыр буйларында 17,5 гектарда үсентеләр утырту эше башкарылды. 62 гектар мәйданда утыртылган яшь урманны тәрбияләү эше алып барылды. 85 гектарда сыерчык оялары эленде.  Бу исемлекне тагын дәвам итәргә мөмкин. Урманда башкарылган да, башкарасы да эшләр бик күп, ә менә хезмәткәрләр саны чикләнгән. 

Урманчыларга янгын куркынычсызлыгы чараларын башкару буенча да зур бурычлар йөкләнгән. Соңгы елларда безнең урманнарда зур янгыннар булганы юк. Әмма бу тынычланыр өчен сәбәп түгел. Шуңа күрә иртә яздан урманчылыкларда корыган үләнне, яфракларны яндыру кебек профилактик чаралар башкарыла. Урман буйларын сөрү, минполосалар ясау кебек гамәлләр дә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән. Сүз уңаеннан: узган ел “Экология” милли проекты кысаларында урман хуҗалыгына яңа янгын сүндерү машинасы тапшырылды. Агымдагы елда исә урманчылык автопаркы башка техника белән яңартылды: ике “Нива” машинасы, бер УАЗ кайтарылды. Шулай итеп, барлык участок урманчылыклары машиналар белән тәэмин ителде. 
Янгын куркынычсызлыгын саклау юнәлешендә халык арасында да даими аңлату эшләре алып барыла: район газетасында язмалар дөнья күрә, җирле радиога чыгышлар әзерләнә, урман буйларына кисәтү аншлаглары урнаштырыла.

Красный бор мәктәбендә “Экоборцы”, Сарсак-Омга лицеенда “Яшел армия”, Девятерняда “Яшь урманчылар” һәм 2нче шәһәр мәктәбендә “Бережные ручки” урманчылыклары эшләп килә. Алар “Кошларны кышын ашат”, “Урман атналыгы”, “Урман утырту көне”, “Татарстанның чиста урманнары” кебек чараларда актив катнашалар. Мәктәп урманчылыкларында агач утырту буенча мастер класслар, төрле викторина һәм бәйгеләр уздырыла. 

Быел урманчылык тарафыннан уздырылган барлык чаралар ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын күз уңында тота. Язын агач утырту көнен дә  шушы тарихи даталарга багышладык. 26 сентябрьдә үткәреләчәк көзге Урман утырту көнен дә шул күркәм юбилейларга тәгаенләнәчәк. Әлеге мөһим чарага райондашларыбызны да актив кушылырга чакырабыз. 

Урманны саклауга юнәлтелгән көзге чараларга старт бирелде инде. Әйтик, “Изге эшләр атналыгы” кысаларында тарихи паровоз тирәли агачлар утырту оештырылды. Бик тиздән “Татарстанның чиста урманнары” акциясе старт алачак. 

“Урман һавасы – саф һава, саф һава – тәнгә дәва”, дибез. Урман сагында торучы хезмәткәрләребезне, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Иң мөһиме, сәламәтлек, авыр эшебездә уңышлар телим. 

Әгерҗе участок урманчылыгы мастеры Алмаз Шәйхетдинов, Әгерҗе урман участогы участок урманчысы Дилүс Сабитов, Әгерҗе урманчылыгы җитәкче-урманчысы Владимир Ишмуратов урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә яңа машиналар тапшыру тантанасында 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X