Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Салагыштан Сания әби өчен – икеләтә бәйрәм

Яңа ел алдыннан ул 95 яшьлек матур юбилеен каршы алды

Салагышта яшәүче Сания әби Мөшәрәпованың бу арада йортыннан кеше өзелми. Сәбәбе дә бар: Яңа ел алдыннан ул 95 яшьлек матур юбилеен каршы алды. Район башлыгы Азат Вәлиев, Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев ветеранны гомер бәйрәме белән ихлас тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар.

Сания әби – тумышы белән Рыс авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга күченәләр. Кыз тегү фабрикасына эшкә урнаша. Кияүгә чыкканнан соң Ульяновскига китеп төпләнәләр. Биредә дә тегүчелек һөнәренә тугры кала ул. 1978 елда Пермьга күченәләр.

Җитәкчеләр белән яшьлек еллары хатирәләрен уртаклашты Сания апа. Әле бүген дә яшәү дәрте белән янучы киң күңелле, ачык йөзле тыл ветеранына җитәкчеләр иң матур теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев