Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

90 яшен тутырган Галимә Сәмигуллина килене белән әниле-кызлы кебек яши

Дус-тату гомер кичерәләр

Тат.Чилчәдә яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Галимә Сәмигуллина 90 яшь тулды. Гомер көзен игелекле балалар үстергән бәхетле ана, сөекле әби булып сөенеп каршылады.

Барҗыда күп балалы гаиләдә туган ул. 

Кумаралылар итек басарга бу якларга килеп чыккач, гүзәл табигатьле Тат.Чилчә авылында төпләнеп кала. Шул гаиләгә килен булып төшә Галимә.

Каенана-каената белән 33 ел дус-тату гомер кичерә уңган килен. Үзенең дә каенана булуына шуның кадәр үк. Төпчек уллары Илсур, ата-бабадан калган йоланы саклап, төп нигездә гомер кичерә. Ипле, акыллы килене Гөлүсә белән әниле-кызлы кебек матур яшиләр.

Матур бәйрәме көнендә Россия Президенты һәм район башлыгының котлауларын җиткергән, бүләк тапшырган район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламовка, Салагыш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгизә Фәрдетдиновага, авылның имам-хатибы Хәрбик хәзрәткә һәм авылдашларына кат-кат рәхмәтләрен әйтте юбиляр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев