Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Якыннарыгызның гомер бәйрәменә – котлаулар

Якыннарыгызның туган көне җитә, сез котлау открыткасына нинди теләкләр язарга аптырап торасыз. Без тәкъдим иткән текстлар сезгә ярдәмгә килер.

ӘТИЛӘРГӘ

Тормыштагы борчу-шатлыкларны уртаклашып яшәрлек көчле рухлы, нинди генә хәлләрдә дә өмет кояшын сүндерми яши белүче ирем, һәрвакыт таяныч булырдай кайгыртучан әтиебез! Сине күркәм юбилеең белән ихластан котлыйбыз.

Без бәхетле: алтын куллы, җор телле, һәрвакыт терәк булырдай якын кешебез, Ходайга шөкер, сау-сәламәт. Безне генә түгел, туганнарны да кайгыртып, һәрвакыт ярдәм кулы сузып яши ул. Нинди генә кыен хәлләрдә дә югалып калмыйча, һәрвакыт туры юлны табып яши белүең сокландыра, әткәй. Әнкәй белән парлы гомерегез әле күп еллар дәвам итсен, саулыгың какшамасын, көчең кимемәсен дип телибез.

Бүген синең юбилеең, ә ткәй,

Алтмыш яшең – Ходай бүләге.

Син с алучы шушы йорт нигезен,

Әнкәй өчен тормыш терәге. Рәхмәт, әткәй, сиңа барысы өчен,

Тәрбияңә, биргән назыңа.

Күңел тынычлыгы юлдаш булсын

Картлыгыңның якты язында.

ххх

Тату гаиләбезнең җылы учагын саклап, бер-беребезгә кирәк булып тагын күп еллар матур итеп яшәргә, балаларыбызны тигез канат белән үстерергә язсын безгә. Сәламәтлек, бәхетле гомер, матур көннәр юлдаш булсын сиңа, кадерлебез.

Һавадан йолдыз, алтын таулар

Бүләк итәлмим сиңа.

Сине бәхетле итә алсам

Бары шул җитә миңа.

Кайгы-хәсрәт мәңге юл тапмасын

Безнең тату, бердәм ояга.

Пар канатлы булып тигез яшик

Бәхет-шатлык татып дөньяда.

Бергә атлыйк нык адымнар белән

Бергә булсак барыбер җиңелрәк.

Авыр чакта күкрәгеңә кысып

Сыенырга миңа син кирәк.

 

ТУГАННАРГА

Тормыш иптәшең ...гә ныклы терәк, балаларыңа кадерле әти, оныкларыңа яраткан бабай булып озын-озак, сау-сәламәт булып яшәргә язсын сиңа. Кайгы-хәсрәт сине урап узсын, тормышың җырдагыча матур, гөрләп үтсен.

Тормышта төрле чакларың булды, әмма син бер генә җил-давылга да бирешмәдең, сынмадың-сыгылмадың. Һәрчак сабыр, олы йөрәкле, киң күңелле булып калдың. Ходай биргән гомереңдә гаиләң, туганнарың белән, кайгы-шатлыкларны бергә уртаклашып, таза-сау бәхетле гомер итәргә язсын. Туганлыкның кадерен белеп, ярдәмләшеп яшик.

Сиңа насыйп булган бәхет, шатлык,

Якты көннәр мәңге үтмәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын.

ххх

Мәшәкатьле тормыш белән яшәсә дә, ... абыйның туганнарын беркайчан да ярдәменнән ташлаганы юк. Ул – безнең төп киңәшчебез, терәгебез, уң кулыбыз. Җитмеш төрле һөнәр белүче, безне дә эш серләренә өйрәтүче туганыбызга ... апа белән тигез гомер, балаларыннан яхшы хәбәрләр генә ишетеп яшәүләрен, аларның игелекләрен күрүләрен телибез. Син узган юл – безгә үрнәк, өлге ул. Сәламәтлегең какшамасын, һәрчак үз көчеңдә бул.

Яшәп туялмаслык бу тормышта

Сизмисең дә еллар үткәнен.

Язмыш дигән серле бер көчнең

Гомер йомгакларын сүткәнен.

Алты дистә күп кебектер, бәлки,

Тик яшьлеге бит ул картлыкның.

Матур бәйрәмеңдә телибез

Иң олысын бәхет-шатлыкның.

ххх

Туганыбыз ... 60 яшьлек юбилее белән котлап, туган җанлы, олы йөрәкле, ярдәмчел булганы өчен тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Сиңа нык сәламәтлек, озын гомер телибез. ... белән тигезлектә, балалар, оныкларыңа куанып, туганнарыңның җылы карашларын тоеп, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын, дибез.

Гомереңне тырыш хезмәт белән

Уздырдың син һәрвакыт.

Авырлыклар килсә, вакыт таптың,

Ярдәм кулы суздың һәрвакыт.

Инде хәзер 60ка да җиттең,

Яшә әле, яшә бик озак.

Янәшәңдә сине аңлый торган

Пар канатың ...,

Балаларың торсын гел гөрләп.

Ххх

Безнең зур нәселебезгә килен булып төшкәнеңә 30 ел булган. Бу еллар гел шатлык-сөенечтән генә дә тормагандыр. Әмма син зирәк акылың, сабырлыгың, үткенлегең белән тормыш авырлыкларын җиңә белдең. Туганыбыз ... белән алма кебек ике кыз үстереп, аларны башлы-күзле итеп, хәзер яраткан оныкларыгызга куанып гомер итәсез.

Барлык туганнарны хөрмәт итеп яши белгәнең, бик тә ярдәмчел, тәмле телле, ачык йөзле булганың өчен хөрмәт итәбез сине, .... Алда сине күп юбилейлар көтсен, ... белән алтын, бриллиант туйларыгызга кадәр парлашып барып җитәргә язсын. Сәламәтлек, тигезлек, бәрәкәтле мул тормыш телибез сезгә.

Сиңа Ходай бүләк итеп биргән

Матур эшләр тулы гомерне.

Үзең тыйнак, сабыр, олы җанлы,

Мәрхәмәтле, изге күңелле.

ххх

 

Әле кайчан гына ... бала тәгәрәшеп үскән идек. Иң өлкәне буларак, син безгә кечкенәдән олы терәк тә, ярдәмче дә булдың. Хәзер үз гаиләләребез белән яшәсәк тә һаман сиңа киңәш, ярдәм сорап киләбез. Без бәхетле: әниебезгә, безгә олы терәк булырдай, шатлык-борчуларны уртаклашырдай апабыз – син бар.

Җизнәбез белән 30 ел иңгә-иң куеп яшисез. Сезнең матур тормышыгыз, күркәм холкыгыз да – безгә үрнәк. Тормышыгызда бәхетле мизгелләр, күңелле вакыйгалар күп булсын. Авырмый, сәламәт, бәхетле булып, кызларыгыз, кияүләрегез, яраткан оныкларыгыздан кадер-хөрмәт күреп яшәргә  язсын.

Җылы сүзләр бүген синең өчен,

Бары синең өчен яңгырый.

Гомер үрләренә күтәрелеп

Атлый алсаң иде арымый.

Бигрәк туган җанлы инде, дибез,

Синдәй апа бары бер генә.

Төрле яклап бәхет елмайсын

Гомер йомгакларын сүткәндә.

Ххх

Кояш кебек балкып торучы, һәркемгә якты нур, җылылык өләшүче, изгелекләр кылучы, ярдәм кирәк булганда булышырга әзер торучы, төпле киңәшләрен бирүче, хәлләребезне белешеп торучы киң күңелле, мәрхәмәтле, ачык йөзле кызыбызга, туганыбызга рәхмәтләрнең иң олысын юллап, шатлык-сөенечләр, киявебез Фәрит белән  бәхетле озын гомер телибез. Шундый игелекле туганыбыз булганга куанып, горурланып яшибез. Балаларыңның уңышларына сөенеп, дистәләргә дистәләрне кушып, күңел матурлыгыңны югалтмыйча гомер ит, кадерлебез.

Туган көнең белән котлап,

“Бәхетле бул син”, дибез.

Ак бәхетләр һәм уңышлар,

Тик шатлыклар телибез.

Бер анадан, бер атадан бит без,

Барыбыз да изге күңелле.

Насыйп итсен безгә һәрчак Ходай

Сөенеп яши торган гомерне.

 

КҮРШЕГӘ

Безнең өчен син – зирәк киңәшче, уңган, һәрчак ярдәмгә әзер торучы изге күңелле күрше. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ... абый белән тигез бәрәкәтле тормыш телибез. Балаларыгызның җан җылысын тоеп, бәхетләренә сөенеп, күршеләр белән һәрчак шундый яхшы мөгамәләдә булып, шатлыкларга төренеп гомер итәргә  насыйп булсын, дибез.

Уңганлыгың, туган җанлылыгың,

Киң күңелең – үрнәк алырлык.

Әти-әниеңнән күчкәндер сиңа

Үҗәтлек, тырышлык, сабырлык.

Кешеләргә кылган игелекләрең

Гомерлеккә истә калырлык.

Тормыштан ямь табып, кадер-хөрмәт тоеп

Рәхәт яшә, күрми авырлык.

 

ӘНИЛӘРГӘ

Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсә дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши белә безнең әнкәй. Сабыр холкы, киң күңелле булуы, тырышлыгы белән күпләрнең ихтирамын яулаган, гаиләбезнең якты учагы, туганнары, балаларына төпле киңәшче булган әниебез! Юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез сине! Без сине яратабыз, синнән яшәү көче алып яшибез. Алдагы гомереңдә кадерле әтиебез белән бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, безнең һәм якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, тигезлектә, саулык-сәламәтлек белән бәрәкәтле имин тормышта гомер кичерүегезне телибез.

Мизгелләрдән тора тормыш юлы,

Һәр мизгеле яңа җыр кебек.

Син яшисең кояш кебек балкып,

Бар дөньяга якты нур сибеп.

Тумыштан ук Ходай сиңа биргән

Ак кар төсле чиста күңелне.

Яшен булып яшьнәп, күкрәп яшәп

Уз син гомер-мизгелне.

ххх

 

Әнкәй, ачык йөзле, олы йөрәкле, гади, ярдәмчел, тынгысыз җанлы булуың белән безгә үрнәк син. Борчу-мәшәкатьләребезне үзеңнеке кебек абул иткәнең, авырлыклар килгәндә таянычыбыз булганың, барыбызны да кайгыртып яшәгәнең өчен, әнкәй, зур рәхмәт! Әтиебез Фәрит белән бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, муллыкта, тигезлектә хәерле озын гомер кичерергә язсын сезгә! Сау-сәламәт булып, гаиләбездә яраткан, кадерле әни һәм сөекле әби булып яшәвеңне телибез.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сиңа бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын килә әйтәсе.

Син бит, әнкәй, өйнең яме,

Ә тормышта зур терәк.

Тигез-тыныч яшәгез сез,

Шул безнең иң зур теләк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев