Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Якташыбыз Булат Бәйрәмовны кызык иткәннәр

    Авызыннан сулар килгән егетебезнең

    Булат Бәйрәмовның хәләле Ләйсән Гыймаеваның Мөслим ягыннан икәнен беләсез инде. Ә Булат үзе – Әгерҗе районыннан. Өйләшенеп, бергә яши башлагач, яшь кияү белән яшь киленне Мөслим якларына кунакка чакырганнар.

    Татар халкында бу матур гадәт әле дә яши: туган-тумача яшьләрне кунакка чакырып, рәхәтләндереп бер сыйлый, кунак итә. 

    «Тәкә пешерәбез», – дигәнне ишеткәч, Булат бигрәк тә кызыгып куйган. Яшь тәкә итеннән шашлыгы да тәмле була, учакта пешкән хашламасы, пылавы... Кыскасы, авызыннан сулар килгән егетнең. 

    Кайтканнар, бераз кунак булганнар. Ниһаять, тәкә турында да сүз чыккан. «Бүген тәкә пешерербез әле», – дигәнне ишетеп, Булат инде җиңнәрен үк сызгана башлаган. Үзегез беләсез, сугым булган көнне өйдә эш һәркемгә җитәрлек. Тәкәне тотасы, егасы да бар бит әле. Пычакларын да алдан ук кайрап, үткенләп куясы, дигәндәй... Ләкин күпме генә көтсә дә, тәкәне тотып егучы күренмәгән. Аптыраган Булат. «Үзләре тәкә пешерәбез, диләр, үзләре һаман кымшанмыйлар...» Хатын-кызлар гына кухня якта чыш-пыш килеп нидер пешерә икән үзе. Өйгә тәмле таба ризыгы исе таралган. Инде бүген тәкә булмады, ахрысы, дип утырганда, Булатны табынга дәшкәннәр. 

    Өстәл уртасындагы тәлинкәгә хуш исле пар бөркеп торучы сумсалар өелгән. Аны урталайга ярып, өстенә эретелгән атланмайны мулдан салып ашыйсы икән. 

    Бәрәңге белән суганны вак кына итеп турап, әнис орлыклары кушып пешерелгән бу сумсалар шулкадәр тәмле, авызда эреп китәрлек булган! 

    Сумсаларны сыпыртып, амин тотып куйгач, «Йә, кияү, ничек сиңа безнең «тәкә», ошаттыңмы?» – дип сораганнар. «Кайда тәкә? Әле тәкәдән авыз иткән булмады бит?!» – ди икән Булат. «Ничек булмады? Әле генә бер тәлинкә «тәкә»не ялт иттердек!» – дип көлешкән табындагылар. 

    Баксаң-күрсәң, Мөслим якларында мондый сумсаларны «тәкә» дип атыйлар икән. 

    Сезнең якларда сумса-пирожкиларны ничек атыйлар? Еш пешерәсезме «тәкә»не? 

    Тулырак:

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: