2022 елда барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИ бирү мәҗбүри булачак
ВУЗга керергә әзерләнүчеләр генә түгел
Бердәм дәүләт имтиханын 2022 елда югары уку йортына укырга керергә әзерләнүчеләр генә түгел, барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да тапшырачак.
Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев 2021 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү турында кайнар линия барышында шул хакта сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
«Киләсе елга, аттестат алу өчен, һичшиксез, рус теле, база яки профиль дәрәҗәсендәге математиканы тапшырырга кирәк булачак», — диде Музаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев