Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

376 укучы өчен Соңгы кыңгырау чыңлады

Саннар һәм фактлар

22 майда райондагы 16 мәктәптә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре узды. 

Быел тугызынчы сыйныфны 376 укучы тәмамлый. 2нче һәм 3нче шәһәр мәктәпләрендә 9 сыйныфны тәмамлаучылар саны – 73әр. Авыл мәктәпләре арасында иң күп 9нчы сыйныф укучылы мәктәп – Тирсәдә. Биредә әлеге сыйныфны 21 укучы тәмамлый. Дүрт мәктәптә – Сарсак-Омгада, Девятерняда, Азевода, Кичкетаңда соңгы кыңгырау 9нчы сыйныф укучылары өчен генә яңгырады.   

11 сыйныфны тәмамлаучылар саны – 100. Иж-Бубый, Салагыш, Исәнбай, Красный бор мәктәпләрен – 2шәр, Кадыбаш, Көчек мәктәпләрен –3әр, Тирсә мәктәбен 6 укучы тәмамлый. Районда иң күп унберенче сыйныф укучылы мәктәп – Бимада. Биредә чыгарылыш сыйныф укучылары саны – 7. Шәһәрдә – 2нче мәктәп. Бу уку йортын 26 укучы тәмамлый.  
Барлык мәктәпләрдә дә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме, алдан уйланган сценарий буенча, истә калырлык итеп оештырылган. Шулай да һәр мәктәпнең үзенә генә хас “изюминка”сы да бар.

Әйтик, Иж-Бубый мәктәбенә бәйрәмгә Казаннан якташлары– тамада һәм шоумен Булат Бәйрәмов һәм танылган баянчы Динар Бәдретдинов кайтканнар. Тирсә мәктәбендә 9 сыйныф егетләренең берсеннән-берсе дәртле биюләре бәйрәмгә аерым күркәмлек өстәгән (бу мәктәптә 9а сыйныфын 8 егет тәмамлаган). Кадыбаш мәктәбендә, традиция буенча, фән олимпиадаларында, фәнни-тикшеренү конференцияләрендә, халыкара, төбәкара, Бөтенроссия һәм республика конкурсларында катнашып призлы урыннар алган укучыларны, уку алдынгыларын җитәкчеләр, иганәчеләр хөрмәтләгәннәр. 2нче шәһәр мәктәбенә әлеге уку йортын төрле елларда тәмамлап, хезмәт юлларында матур уңышларга ирешкән элеккеге укучылар чакырылган.

Көчек мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары бу көнне “Мәктәп поезды: балачактан – олы тормышка” дип аталган сәяхәткә кузгалганнар. Бима мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларын эшмәкәр Евгений Ибраев котлаган. Ул, аларга иң изге теләкләрен җиткереп, акчалата бүләк тапшырган. Салагыш мәктәбенә бәйрәмгә шушы мәктәпне тәмамлап, бүген Казанда яшәүче якташлары Наилә Нурмиева кайткан. Исәнбай мәктәбендә бәйрәмне, елдан-елга килүче традиция буенча, 11 сыйныф укучылары үзләре алып барган. Быел әлеге тантанада беренче тапкыр олимпиадаларда, югары дәрәҗәдәге бәйге-конференцияләрдә уңыш яулаган укучыларны иганәчеләр котлап, бүләкләр тапшырганнар...

“Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре артта калып, укучылар өчен бик тә җаваплы чор – дәүләт имтиханнары башланды. Яшь дусларыбызга уңышлар телибез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев