Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

9 нчы сыйныфтан 10нчы сыйныфка күчү һәм көллиятләргә кабул итү тәртибе үзгәртелә

Заман таләпләренә җавап бирми

2024 елда Россиядә 9 нчы сыйныфтан 10нчы сыйныфка күчү һәм көллиятләргә керү тәртибе үзгәртелергә мөмкин. Бу хакта “ТАСС” Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев сүзләренә таянып яза, дип белдерде Ватаным Татарстан.

“Быел ниндидер үзгәрешләр булмастыр дип уйлыйм. Әмма якын киләчәктә 10нчы сыйныфка күчү, шулай ук урта һөнәри уку йортларына кабул итү тәртибе (имтиханнар саны буенча һ.б.) үзгәртеләчәк, чөнки ул заман таләпләренә җавап бирми”, – дигән ведомство башлыгы ата-аналар белән очрашуда.

Музаев аңлатып үткәнчә, быел әле бернинди дә яңалык кертелмәячәк. Шул ук вакытта Рособрнадзор җитәкчесе, очрашуда катнашучының соравына җавап йөзеннән, тугызынчы сыйныфтан соң төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) бетерүнең планлаштырылмавын әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев