Әлеге чара киләчәген укытучы һөнәре белән бәйләргә теләүче, инглиз телен тирәнтен өйрәнүче балалар өчен аеруча файдалы булды
Әгерҗе шәһәренең Таҗи Гыйззәт исемендәге 3нче мәктәбендә, Тирсә һәм Девятерня мәктәпләрендә Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы, КФУ ның Алабуга институты татар филологиясе кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Даутов Гомәр Филгиз улы белән очрашу узды. Галим чыгышында сүз көче, китапның милләт язмышына йогынтысы турында сөйләде.
Әлеге чара киләчәген укытучы һөнәре белән бәйләргә теләүче, инглиз телен тирәнтен өйрәнүче балалар өчен аеруча файдалы булды. Татар филологиясе факультететына җәмгыять белеме, рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә карап кабул итәләр.
Очрашуда катнашкан мөгаллимнәр студент елларын искә алдылар, соңгы елларда Алабуга институтын тәмамлаган укытучыларыбыз Исәнбай мәктәбендә, Сарсак-Омга лицеенда, гимназиядә, 3 нче мәктәптә эшлиләр.
Нет комментариев