Әгерҗе педагоглары республикакүләм фәнни-методик семинар-практикумда катнаштылар
Әлеге чарада алар тарафыннан методик һәм дидактик әсбаплар тәкъдим ителде
Бүген 8нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Ирина Мурадова, Ирина Ибрагимова һәм Ксения Дмитриева республикакүләм фәнни-методик семинар-практикумда катнаштылар, дип хәбәр итә «8нче балалар бакчасы».
“Балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүдә инновацион алымнар” дип исемләнгән чара Яр Чаллы шәһәренең 98нче номерлы балалар бакчасында узды.
Стенд күргәзмәсе оештыру кысаларында педагоглар балаларны юл-транспорт травматизмыннан саклауга нигезләнгән методик һәм дидактик әсбаплар тәкъдим иттеләр. Алар “Куб-трансформер”, “Келәм”, “Уйнап телебезне үстерәбез” эш дәфтәре, “Юл хәрәкәте кагыйдәләре музее”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев