Әгерҗе районында Фән һәм технология елына багышланган зур семинар узды
Семинар-практикум барышында катнашучылар «Инженер Республикасы» Республика мәгариф проектын гамәлгә ашыру шартларында Кадыбаш һәм Исәнбай мәктәпләренең эш системасы белән таныштылар
20 майда Кадыбаш һәм Исәнбай мәктәбе базаларында семинар узды. Семинар эшендә Әгерҗе районы башлыгы Нургаянов Ленар, Әгерҗе районы башлыгы киңәшчесе Лутошкина Рәвия, мәгариф бүлеге җитәкчесе Сафиуллина Вәсилә, «Лицей-инженер үзәге» җитәкчесе Хәйретдинова Венера, 187нче күппрофильле лицей директоры Галиева Гөлнара, «Лицей-инженер үзәге» укытучылары Иванова Дарья, Ильин Никита, Дәүләтбаева Руфина, Аксанова Диана, Әгерҗе районы мәктәп директорлары, укытучылар, укучылар катнашты.
Семинар-практикум барышында катнашучылар «Инженер Республикасы» Республика мәгариф проектын гамәлгә ашыру шартларында Кадыбаш һәм Исәнбай мәктәпләренең эш системасы белән таныштылар. Укытучылар “Ял паркы”, “Хайваннар дөньясында”, “Электроника иленә беренче адымнар”, “Терек һәм терек булмаган табигать”, робототехника темаларына дәрестән тыш чаралардан өзек тәкъдим иттеләр. Укучылар инглиз теле, физика, биология, информатика юнәлешендә проектлар якладылар.
Семинарның икенче өлешендә Казан шәһәре «Лицей-инженер үзәге» укытучыларның «Өмет» халык театры Наил Гаетбаевның «Әстәгъфирулла!..» комедиясен Исәнбай авылы мәдәният йортында куйды. Бер гаилә тарихы аша мәхәббәт, аерылышулар, хыянәт итү, төшенкелеккә бирелү темалары ачылды. Режиссер - Казан театр училищесы укытучысы, актер, режиссер - Мөхетдинов Раил Фәргат улы.
Түгәрәк өстәл артында кунаклар тәэсирләре белән уртаклаштылар, әлеге чаранын югары дәрәҗәдә үтүен билгеләп үттеләр. Күргәзмәдә һәм проектлар яклауда катнашкан һәр укучыны Казан шәһәрендә КАИ белән берлектәге чараларга көтеп калуларын әйттеләр. “Киләчәк балалар кулында. Ә без сезнең белән һәрвакыт янәшә”, - диде якташыбыз Венера Кәшфи кызы Хәйретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев