Алар дәүләт имтиханнарын йөз баллга тапшырдылар
Химиядән Иж-Бубый мәктәбе укучыларының да баллары югары
Әгерҗе районында 11 сыйныфны тәмамлаучы ике укучы рус әдәбияты һәм химиядән бердәм дәүләт имтиханнарын йөзәр баллга тапшырдылар.
2нче мәктәптән Мария Рябкова – рус әдәбиятыннан, Исәнбайдан Камилә Ганиева химиядән иң югары баллар җыйдылар. Кызларны имтиханнарга мөгаллимәләр Ольга Костенкова һәм Энҗе Латыйпова әзерләделәр.
Химиядән Иж-Бубый мәктәбе укучыларының да баллары югары. Вилена Фомина – 97, Азалия Әлмөхәммәтова 80 балл җыйдылар. Укытучылары – Лилия Латыйпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев