Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Александр ШАМШУРИН: «Мәгарифтән башка үземне күз алдына да китерә алмыйм»

«Көчем булганда әлеге системага хезмәт итүдән туктамаячакмын..»

Александр ШАМШУРИН, педагогик стажы ... ел тәшкил итә:

–    1977 елда юллама буенча Сарсак-Омга авылына эшкә кайттым. Мине тарих укытучысы һәм сыйныфтан тыш эшләр буенча оештыручы итеп куйдылар. Үзенчәлекле авыл тормышы, удмурт мәдәнияте һәм төрле йолалар беренче вакытта мине – шәһәр малаен гаҗәпләндерделәр, әлбәттә. Бераздан мин коллективка кереп киттем, сарсакомгалылар өчен дә үз кешегә әйләндем, хәтта удмуртча сөйләшергә өйрәндем. Педагогик биографиямнең башын иң якты, иң актив чор дип искә алам.

Аннан мине район комсомол комитетының икенче секретаре итеп сайладылар. Армия хезмәтеннән кайткач 1982 елда РОНОда методист булып эшли башладым. Тарих фәненең, тәрбия эшләренең алып барылышын контрольдә тоттым. Ул чакта мәктәп коллективлары белән турыдан-туры җанлы эш алып барыла иде.

Укытучылар белән очрашып, аларга методик ярдәм күрсәтә, дәресләренә кереп анализлый идек. Кызганычка каршы, хәзер җанлы аралашу техник чаралар белән алыштырылды. Әмма бу – заман таләбе. Хәзер таләпләр дә башка, мәгълүмат күләме дә бик зур. Элеккеге алымнар белән эшләве авыр булыр иде, мөгаен. Хезмәт биографиямнең иң күп өлеше – 16 елы башлангыч һөнәри белем бирү белән бәйле. Мин 27нче училищеда 6 ел тарих укыттым һәм 10 ел аның белән җитәкчелек иттем. Ул чакта тулай торак хәрабә хәлендә иде, укыту корпусының түбәсеннән су үтә. Аларны капиталь төзекләндердек. Мин эшләгән чорда газ белән ягып җылытуга күчтек.

Мәгариф бүлеге белән җитәкчелек итү дә катлаулы 2008-2011 елларга туры килде. Мәктәп челтәре оптимальләштерелгән вакытлар иде ул. Сүзе матур булса да, күпме борчылу алып килде ул безгә. Район бшкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Равия Лутошкина белән тыгыз элемтәдә торган хәлдә, оптимальләштерүне зарарсыз уздырырга, һәр очракка шәхсән якын килеп, ябыла торган мәктәпләрдәге укучыларны да, укытучыларны да урыннар белән тәэмин итәргә тырыштык.

Пенсиядә булсам да, әле хәзер дә мәгариф идарәсе аппаратында баш белгеч булып эшлим. Мәгарифтән башка үземне күз алдына да китерә алмыйм. Көчем булганда әлеге системага хезмәт итүдән туктамаячакмын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев