Авыл укытучыларына 1 миллион сум биреләчәк
Педагогларга бер тапкыр компенсация биреләчәк
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы авыл мәктәпләренә эшкә килүче укытучыларның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программасы нигезендә быел янә 10 белгечне шатландырырга җыена.
Моңа авыл, эшчеләр бистәсе, халкы 50 меңгә җитмәгән шәһәр мәктәпләрендә эшкә килгән укытучылар исәп тота ала. Аларның һәркайсына эшләү дәверендә торак шартларын яхшырту максатыннан 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр компенсация биреләчәк.
Бу программада югары һәм урта һөнәри белемгә ия булган, квалификация таләпләренә туры килгән укытучылар катнаша ала. Шунысын да искәртик, әлеге акчага исәп тотучы белгечләрнең мәктәптә кимендә биш ел буе хезмәт килешүе буенча эшләүләре шарт. Программада каташучылардан гаризалар 15 апрельгә кадәр кабул ителәчәк һәм өстенлекле кайгырту чарасы үзе 2024 елга кадәр гамәлдә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев