Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт ансамбле Әгерҗе укучыларына сәнгать дәресе күрсәтте

Район Мәдәният сараена бәйрәм концертына җыелган укучылар үзләре дә уен коралларында уйнап карадылар.

Бүген – Халыкара туган тел көнендә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Әгерҗегә килде. Район Мәдәният сараенда алар укучыларга халкыбызның борынгы җырларын башкардылар, биюләр бүләк иттеләр. Төрле уен коралларында уйнап күрсәттеләр.

  • Безнең коллективтагы һәр артист җырлый да, бии дә, музыка коралларында да уйный, – диде Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.

Ул үзе дә бәйрәм концертын күңелгә үтеп керерлек итеп алып барды, рәхәтләнеп балалар белән аралашты, җырлады, биюләрдә катнашты. Укучыларны төрле уен кораллары белән таныштырып, анда уйнатып та карады.

Бәйрәм ахырында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина ансамбльгә район башлыгы Валерий Макаров исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

“Халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуда, киләчәк буынга җиткерүдә, җыр-биюләргә мәхәббәт тәрбияләүгә мәхәббәт тәрбияләүдә зур өлеш кертүегез сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез“ диелгән әлеге Рәхмәт хатында.

Үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Эльвира Нәбиева Айдар әфәндегә чәчәк бәйләме тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев