БДИ гамәлдән чыгарылачак?
Барлык югары уку йортларын Болон системасыннан чыгардылар
Болон системасыннан чыгу сәбәпле, Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) гамәлдән чыгару мәсьәләсе тикшерелми.
Бу хакта РИА Новости Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Анзор Музаев сүзләренә сылтама белән хәбәр итә
«Сүз югары белем бирү, югары белем бирү системасындагы үзгәрешләр турында барды. Барысы да Болон системасын Бердәм дәүләт имтиханы белән бутарга күнекте», - диде Музаев. Шул ук вакытта ул БДИ беркайчан да Болон системасы элементы булмавын искә төшерде.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин 21 февральдә Федераль Җыенга үз юлламасында югары белемнең традицион системасына кайтырга тәкъдим итте һәм Хөкүмәткә, күчеш салмак һәм план буенча булсын өчен, законга барлык төзәтмәләрне җентекләп уйларга кушты.
Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков соңрак хәбәр иткәнчә, югары уку йортлары министрлык белән якын арада тиешле белем бирү программаларын әзерли. Узган елның июнендә Россиянең барлык югары уку йортларын Болон системасыннан чыгардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев