Әгерҗе районында берьюлы дүрт “Үсеш ноктасы“ ачылды
“Үсеш ноктасы“ уку процессын мавыктыргыч һәм кызыклы итә
Белем бәйрәме көнне “Мәгариф“ милли проектының “Заманча мәктәп“ федераль проекты кысаларында Әгерҗе районында берьюлы дүрт “Үсеш ноктасы“ үзәге ачылды. Технологик юнәлешләрне үз эченә алган мондый үзәкләр 2нче шәһәр, ИжБубый, Исәнбай, Красный бор мәктәпләрендә эшли башлады.
Исәнбайда әлеге үзәкне ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы депутаты, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, район башлыгы Азат Вәлиев, аның урынбасары Илфат Ямалиев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина катнаштылар. Презентация вакытында җитәкчеләр педагоглар һәм укучылар белән берлектә әлеге үзәк өчен үзгәртелгән химия, физика, биология кабинетларында булдылар, аларның эшчәнлеге белән таныштылар һәм “Үсеш ноктасы“ заманча үзәкләрнең кайда яшәүләренә карамастан, укучыларга сыйфатлы белем алу өчен яхшы мөмкинлек тудыруын әйттеләр.
– “Үсеш ноктасы“ уку процессын мавыктыргыч һәм кызыклы да итә. Мондый үзәкләр районыбыздагы күп мәктәпләрдә бар инде. Түгәрәкләрдә шөгыльләнгән балаларның төрле дәрәҗәдәге бәйге һәм ярышларда призлы урыннар алулары да сөендерә. Бик тиздән без әлеге үзәктә шөгыльләнәчәк Исәнбай мәктәбе укучыларын да җиңүләре белән котларбыз әле, – диде Вәсилә Гарәфетдин кызы.
Шунысын да әйтергә кирәк, яңа уку елы алдыннан Исәнбай мәктәбенә ике яшь педагог эшкә кайтты. Рамис Газизов та, Илнур Хәкимов та әлеге мәктәпне тәмамлаганнар. Алар – физикаматематика укытучылары. Яшь белгечләр туган мәктәпләрендә заманча җиһазландырылган кабинетларда укучыларга белем бирәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев