Бүген әти-әниләр бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар
Әлеге акция Россия күләмендә җиденче тапкыр узды
Бүген 2нче мәктәптә 30 әти-әни, укучылар роленә кереп, рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Сынау тапшыру пункты итеп нәкъ менә 2нче мәктәп сайлануы очраклы түгел. Чөнки елның-елында унберенчеләр бердәм дәүләт имтиханын әлеге мәктәптә тапшыралар. Сынау бирүчеләр арасында балалары 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлаучылар да бар иде. Мәсәлән, Ольга Гайнуллинаның улы Ранэль 9 сыйныфта укый.
- Балаларыбыз имтиханга җитди әзерләнәләр. Әлбәттә, дулкынланалар да. Бүген үземне улым кебек хис итәм. Дулкынланам, бөтен белгәннәр баштан чыккан кебек, - диде ул хис-кичерешләре белән уртаклашып.
Үзе дә күп еллар педагог булып эшләүче Алсу Рәхимованың кызы Аделина 1нче гимназиянең 11 сыйныфын тәмамлау алдында.
- Кызым 4 фәннән БДИ тапшырачак: математиканың база өлеше, рус теле, җәмгыять белеме, тарих. Имтиханга әзерләнәләр. Укытучылар алар белән дәрестән соң өстәмә шөгыльләнәләр, балаларыбыз онлайн-мәктәптә дә “укыйлар”. Мин кызымның имтиханнарда сынатмаячагына ышанам. Аны да, үземне дә “барысы да яхшы булыр” дип гел тынычландырып торам, - диде ул.
Әти-әниләр сынауга нәкъ БДИдагыча керделәр. Имтихан алдыннан теркәлү уздылар, шәхси әйберләрен, телефоннарын тапшырдылар, металл эзләгеч аша үттеләр.
- Ата-аналарның имтихан тапшыруы, беренче чиратта, БДИның тискәре образы турындагы уйдырмаларны юкка чыгару өчен кирәк. Икенчедән, балалар имтиханга әзерләнгәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген тагын бер кат искәртү өчен, – дип аңлаттылар район мәгариф идарәсе белгечләре Гүзәл Әхтәмова һәм Лилия Команева.
Әти-әниләргә уңышлар теләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Бонькина да килгән иде. Ул үзе дә имтихан биремнәрен чишеп карарга теләк белдерде.
Имтиханның үткәрелү тәртибен җентекләп аңлатканнан соң тиешле бланклар тутырылды. Әти-әниләр дәүләт имтиханы ничек контрольдә тотылуын, БДИ материалларының ничек чыгартылуын, эшкәртелүен күрделәр. БДИ кыскартылган вариантта узды, биремнәрне чишүгә 1 сәгать вакыт бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев