Быел беренче сыйныфка кабул итү яңа кагыйдәләр буенча башкарылачак
Нәрсә үзгәрде?
Башка елларда беренче сыйныфка кабул итү өчен гаризаларны 1 февральдән тапшырырга мөмкин булса, быел 1 апрельдән генә кабул ителә башлый.
– ТР Мәгариф министрлыгының приказы (2020 елның 2 сентябре, №458) белән балаларны башлангыч, төп һәм урта белем бирү программалары буенча укыту тәртибе расланды, – ди мәгариф идарәсенең башлангыч белем бирү буенча методисты Лилия Гәрәева. – Элек булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләреннән гаризалар 1 февральдән дә соңга калмыйча кабул ителә башласа, хәзер 1 апрельдән генә алына башлый. Бу мәктәпкә беркетелгән территорияләрдә яшәүче һәм беренче сыйныфка кергәндә өстенлек бирелүче (әйтик, бер гаиләдә яшәүче балалар бер белем бирү учреждениесендә белем алырга хокуклы) гаиләләргә кагыла. Гаризалар кабул итү 30 июньдә төгәлләнә.
Яңа тәртип нигезендә беренче сыйныфка кабул итү турындагы приказ 30 июньнән соң өч эш көне дәвамында чыгарыла.
Әгәр бала мәктәпкә беркетелгән микрорайонда яшәмәсә, ата-аналар гаризаны 6 июльдән соң бирәләр. Бу очракта документлар буш урыннар беткәнче, әмма 5 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Әти-әниләр документларны мәктәпкә шәхсән алып килә алалар. Шулай ук почта аша заказлы хат белән (уведомление белән) салырга да була. Белем бирү учреждениесенең электрон почтасына йә сайтына җибәрергә дә мөмкин. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталлары аша юлларга да була.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 февраль 2021 - 20:00Теш дәвалаганда алты яшьлек малай энә йоткан 29 яшьлек табиб лицензиясез эшләгән7100
-
24 февраль 2021 - 17:00"Олимп" футбол командасы Ижауда узган ярышларда өченче урынны яулады "Матур уйна" турниры узды6100
-
15 февраль 2021 - 09:34Варклед-Бодьяда Пилмән фестивале кунаклар җыйды
-
14 февраль 2021 - 16:30Район җитәкчелеге 100 яшьлек юбилярны котлады
-
24 февраль 2021 - 18:12Нәни әгерҗелеләр район данын Актанышта яклаячакСайлап алу этабы узды7000
-
25 февраль 2021 - 07:44Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.298700
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.49700
-
22 февраль 2021 - 15:32Авызына эт башы капкан бүреләр авыл халкының котын алган Өзгәләп ташлаган39300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика