Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Быел районыбыз мәктәпләренең 11 сыйныфын – 85, 9 сыйныфны 438 укучы тәмамлый

Бу көннәрдә алар өчен имтиханнар башлана

Быел районыбыз мәктәпләренең 11 сыйныфын – 85, 9 сыйныфны 438 укучы тәмамлый. Бу көннәрдә алар өчен имтиханнар башлана. Аларны тапшыру сроклары, яңалыклар турында район мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методика бүлеге начальнигы Гүзәл ӘХТӘМОВА белән сөйләштек.

–  Гүзәл Фәритовна, 11 сыйныфлар өчен имтихан бирүнең төп чоры география,  әдәбият һәм химияне тапшырудан башланып китте. Алга таба ничек дәвам итә?

– Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы 28 майга, база һәм профиль дәрәҗәдәге математика буенча 31 майга билгеләнгән. Алга таба җәмгыять белеме, тарих һәм физика, чит телдән язмача имтихан тапшыру белән дәвам итә. Һәрвакыттагыча, информатика һәм чит телнең телдән өлешен тапшыруга икешәр көн каралган. Имтиханнарның соңгы көне – 18 июньдә чит тел буенча телдән имтихан тапшырыла.

– Укучының бер фән буенча имтиханны кабат тапшыру хокукына ия булуы мәгълүм.

–  Әйе, бу быел да шулай. Нәтиҗәсе белән риза булмаган очракта укучы үзе теләгән бер имтиханны кабат тапшыра ала. Моның өчен 26 июнь-1 июль аралыгында гариза язарга кирәк. Шунысын да кисәтү урынлы булыр: бу очракта алдан язган имтихан нәтиҗәләре юкка чыгарыла. Икенче юлы нәтиҗәнең беренчесеннән түбән булуы да ихтимал.

Әлеге имтиханны кабат тапшыру көннәре итеп быел 4, 5 июль билгеләнде.

–   Гүзәл Фәритовна, башка еллардагы кебек быел да имтиханнарга әзерләнү барышында укучыларга аларны биреп карау мөмкинлеге тудырылдымы?

–  Әйе, төп фәннәр белән беррәттән сайлап алынган фәннәр буенча да федераль, төбәк, район дәрәҗәсендә биреп карау мөмкинлеге тудырылды. Мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методика бүлеге тарафыннан да бушлай сынап карау имтиханы уздыру өчен контроль-үлчәү материаллары әзерләнде. Бу уку елы дәвамында хәлне күзәтеп торырга һәм кайсы фәнгә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген аңларга ярдәм итте.

– 9 сыйныф укучылары өчен имтиханнар тапшыру кайсы ягы белән үзенчәлекле?

– Алар өчен дә имтиханнар башланып китте инде. 9 сыйныфны тәмамлаучылар ике мәҗбүри фәннән (рус теле һәм математика) һәм сайлап алу буенча шулай ук ике фәннән имтихан тапшыралар. Ел саен укучылар география, информатика, җәмгыять белеме, туган тел кебек фәннәрне сайлауга өстенлек бирәләр.

– Уңай билге алмаган очракта кабат бирү мөмкинлеге бармы?

– Андый фәннәр икедән артык булмаса, укучы быел резерв көннәрендә кабат имтихан тапшыра ала. Әгәр ул яңадан начар билге алган икән, 2024 елның сентябрендә тапшыру хокукы бирелә. Быел шундый үзгәреш тә бар: әгәр сентябрьдә дә бирә алмаса, алдагы уку елында сайлап алу буенча фәнне алыштыра ала. 

– Гүзәл Фәритовна, чыгарылыш сыйныф укучыларына кагылышлы тагын нинди яңалыклар турында әйтә аласыз?

– Мәктәпне тәмамлаучы уку алдынгыларына быелдан кабат I һәм II дәрәҗә “Укудагы аерым уңышлар” өчен медале бирелә башлый. Аларны алу нечкәлекләре Россия һәм Татарстан Мәгариф министрлыклары карарлары белән расланган.

Бу атнада чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре үтте. Ә чыгарылыш кичәләре 28 июньгә билгеләнгән. Мин укучыларның һәркайсына уңышлар телим. Алар, тормыштагы шушы җаваплы этапны уңышлы үтеп,  алдагысына зур ышаныч белән атлар дип ышанам.

–             Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Без дә укучыларга карата шушы җылы теләкләрдә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев