Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Быел Татарстанда 11 яңа мәктәп һәм балалар бакчасы төзү каралган

Алдан хәбәр итүебезчә, Әгерҗедә дә 500 урынлык мәктәп пәйда булачак

«Реальное время» хәбәренә караганда, Чаллыда, Казан, Әгерҗе, Минзәлә һәм Буада 5 яңа мәктәп пәйда булачак. Шулай ук Кукмарада узган елда башланган башлангыч сыйныфлар бинасын төзүне төгәлләү күздә тотыла. 

Мәктәпләр “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысасында төзелә. 

Әлеге проектларны гамәлгә ашыруга 1,4 миллиард сум каралган. Моннан тыш дүрт яңа балалар бакчасын төзү, шулай ук Апас бистәсендә балалар бакчасын төзү эшләрен дәвам итү планлаштырыла. 

Бу корылмалар да “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасына,  “Гаилә” илкүләм программасына кертелгән. Моның өчен 741,5 миллион сум бирелгән. 

Исегезгә төшерәбез: Әлеге Дәүләт программасы кысаларында Әгерҗедә дә 500 урынлык мәктәп пәйда булачак.

Чыганак
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев