Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Быелгы сынау чорында укучыларны нинди яңалыклар көтә?

Быел 9 сыйныфны 376 укучы тәмамлый

Әле кайчан гына 1 сентябрь иде. Уку елы тәмамланырга да ерак калмый. Бу чорны бигрәк тә быел мәктәп тәмамлаучылар дулкынланып көтәдер.  Чөнки аларның имтиханнар тапшырып, алга таба барыр юлны сайлыйсылары бар. Быелгы сынау чорында укучыларны нинди яңалыклар көтә соң?

9 СЫЙНЫФ

Төп дәүләт имтиханнарын (ТДИ) тапшырудагы яңалыклар хакында  район мәгариф идарәсенең ТДИ буенча муниципаль координаторы Лилия КОМАНЕВА сөйли:

–    Быел 9 сыйныфны 376 укучы тәмамлый. Шуларның 254е – шәһәр, 122се – авыл мәктәпләрендә белем алучылар. Рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе нәтиҗәләре буенча аларның барысы да имтихан тапшыру хокукы алды. 

Төп гомуми белем турындагы аттестатны алу өчен укучыларга рус теле һәм математика кебек мәҗбүри фәннәрдән имтихан тапшырырга һәм укучы сайлап алган бер фән буенча йомгаклау контроль эше язарга кирәк.

Рус теле буенча сынау бирүнең төп вакыты – 24, 25 майда, математикадан 27, 28 майда. Сайлап алынган фәннәр буенча контроль эшләр башкару вакыты – 17-25 май көннәрендә. 

Фәннәргә килгәндә, укучылар, нигездә, герография, химия, ИКТ, җәмгыять белеме, инглиз теле, тарих, физика, биология, рус әдәбияты, татар һәм удмурт телләрен сайлаганнар.  

11 СЫЙНЫФ

Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) тапшырудагы яңалыклар белән район мәгариф идарәсенең БДИ буенча муниципаль координаторы Гүзәл ӘХТӘМОВА таныштыра:

–    Быел бердәм дәүләт имхтиханын 102 укучы тапшыра (2се – мәктәпне элеккеге елларда тәмамлаучылар). Шуларның 75е – шәһәр, 27се – авыл мәктәпләрен тәмамлаучылар. 15 апрельдә алар йомгаклау иншасы (изложение) язачаклар һәм аның нәтиҗәсе имтиханга керү өчен юллама булып торачак.  
БДИ тапшыруның төп вакыты – 31 майдан алып 2 июльгә кадәр. 

Югары уку йортына керергә планлаштырмаган укучылар БДИ урынына рус теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшыралар. Укуын югары уку йортында дәвам итәргә ниятләүчеләргә вузга керү өчен кирәкле фәннәр буенча БДИ тапшырырга кирәк. Сайлап алу фәне буенча укучылар быел да җәмгыять белеменә өстенлек биргәннәр (37 укучы сайлаган). Шул ук вакытта аларга аттестат алу өчен рус теле буенча БДИ нәтиҗәсе булу да җитә. 

Мәктәпне медальгә һәм “5”ле билгеләреннән генә торган аттестатка тәмамлауга дәгъва кылучылар өчен дә яңалык бар. Медаль алуга дәгъва кылган укучы БДИны сайлаган очракта рус теленнән кимендә 70 балл җыярга, калган мәҗбүри фәннәр буенча минималь бусаганы беренче тапкырдан ук узарга тиеш. Әгәр ул дәүләт чыгарылыш имтиханын сайлый икән, мәҗбүри фәннәрдән 5 балл булуы мөһим. 

Бердәм дәүләт имтиханнарының контроль-үлчәү материалларында да берникадәр үзгәрешләр бар. Әйтик, информатикадан беренче тапкыр БДИ бары тик компьютерда гына тапшырылачак. Укучыларга, нигездә, программалаштыру буенча биремнәр башкарырга туры киләчәк. 

Рус теле һәм әдәбияты, биология, тарих буенча да бераз үзгәрешләр бар. Әйтик, биологиядән имтихан бирү вакыты 210 минуттан 235 минутка кадәр озайтылды.

Рус теленнән башлангыч балл 58дән 59 итеп үзгәртелде һәм башкалар.

БДИны уздыру пункты – 2нче шәһәр мәктәбе. Һәр елдагыча, аларда онлайн-видеокүзәтү системасы эшләчәк. Пунктта шулай ук җәмәгатьчелек  күзәтүчеләре булачак.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев