Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Девятерняда «Тугызбуйның батыр улы» дип исемләнгән кичә узды

Кичә Нарат авылы егете Рәфис Садыйк улы Хөснетдиновның якты истәлегенә багышланды

15нче май көнне Л. Айтуганов исемендәге Девятерня төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Тугызбуйның батыр улы" дип исемләнгән кичә узды. Ул шушы мәктәптә белем алган, Афганистанда хезмәт иткәндә һәлак булган Нарат авылы егете Рәфис Садыйк улы Хөснетдиновның якты истәлегенә багышланды.

Кичә барышында Рәфис Хөснетдинов турында аның бертуган энесе Рафаэль абый, Сания, Гөлсем, Роза апалары, Рафаэль абый, Саит, якыннары Хазиева Г. З., сыйныф җитәкчесе Халиуллина Х. К., аны укыткан Гатауллина Г. В. истәлекләре, хатирәләре белән уртаклаштылар.

Моңа кадәр "Йолдызлык" исемен йөрткән укучылар оешмасына Рәфис Хөснетдинов исеме бирелде. Ул утырган партага утырырга лаек дип иң яхшы билгеләргә укучы, мәктәпнең иң актив укучысы Фәррәхов Ислам билгеләнде. Кичә ахырында Рәфис Хөснетдинов исемендәге мемориал ташка чәчәкләр куелды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев