Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Энҗе ШӘЙМӨХӘММӘТОВА: Улларыбыз Эмиль белән Адельнең үскәннәрен сизми дә калдык

«Алар быел тормышларындагы иң җаваплы чорның берсен узалар: бердәм дәүләт имтиханнары тапшыралар..»

Җәй – чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтиханнар чоры. Бу – аларның да, әти-әниләр, укытучыларның да күңел тынычлыгын югалта торган вакыт. 

Имтиханнарга әзерләнгәндә уңыш елмайсын өчен нинди ысуллардан файдаланасыз, юрауларга ышанасызмы дигән сораулар белән сынауларга катнашы булган райондашларга мөрәҗәгать иттек.

Энҗе ШӘЙМӨХӘММӘТОВА,  9 һәм 11 сыйныф укучыларының әниләре:

–    Улларыбыз Эмиль белән Адельнең үскәннәрен сизми дә калдык. Алар быел тормышларындагы иң җаваплы чорның берсен узалар: бердәм дәүләт имтиханнары тапшыралар. 

Без – 90нчы еллар буыны бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары дигән сүзләрне ишетүгә үк куркып калабыз. Ә улларыбыз: “Әни, имтиханнарда борчылырлык бернәрсә дә юк, без әзер!” – дип тынычландыралар. Без аларга ышанабыз.

Улларыбыз кечкенәдән хоккей секциясендә шөгыльләнәләр. Тренерлар Әскать Гарифуллин һәм Алексей Яковлев һәр уен алдыннан аларга хәер-фатихаларын җиткерәләр. Без ул теләкләрне аларга даими, имтиханнар алдыннан тагын да ешрак  теләп торабыз. Сынау тапшырырга өйдән чыгар алдыннан барыбыз да, тын калып, бер-ике минут утырып торабыз. “Балаларыбыз, уңыш сезнең якта булачак” дип әтиләре дә, мин дә теләкләр юллыйбыз. 

Улларыбызга Рәмзия һәм Ильвира әбиләре дә гел изге теләктә. Алар белән кыска гына сөйләшү дә Эмиль белән Адельнең кәефен күтәрә. Имтихан чорында әбиләребез изге Коръән китабыннан сүрәләр дә укыйлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев