Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Фән һәм югары белем бирү министрлыгы дипломнарны үзгәртергә ниятли

Барысын да түгел

Якын арада Россия көллиятләрендә уку, имтихан бирү тәртибе һәм дипломнар үзгәрәчәк.

«Минем күзаллавымда көллият — ул фабрика яки предприятие, һәм ул тиешенчә булырга тиеш. Соңгы еллар дәвамында без яңа бәяләү формасын алга сөрәбез. Ул — WorldSkills дөнья стандартлары буенча демонстрацион имтихан бирү. Балалар өйрәнгәннәренең барысын да күрсәтә. Чын тормыштан, эш бирүчеләрдән килгән биремнәрне үтиләр», — диде фән һәм югары белем бирү министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко «Российская газета»га биргән әңгәмәсендә.

«Мин имтиханнан соң эш бирүчеләр егетләр белән килешү төзегән уннарча очракны беләм. Без мондый гамәли имтиханны барлык урта һөнәри белем бирү учреждениеләре өчен мәҗбүри итәргә планлаштырабыз», — диде ул.

Искәрмәләр медицина һәм мәдәният белгечлекләрендә, шулай ук суднолар экипажларын һәм авиация персоналын әзерләүдә булырга мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев