Бер максат берләштерә
Әгерҗе районы мәктәпләрендә Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган парламент дәресләре уза. Дәресләр, класстан тыш чаралар «Татарстан - безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәни һәм тел күптөрлелеге - республиканың уникаль байлыгы» дигән гомуми тема белән берләшкән. Дәресләрдә җирле чакырылыш депутатлары чкатнаша.
Парламент дәресе кысаларында балаларның иҗат эшләре: балалар рәсемнәре, сочинениеләр, эссе, мәктәп проектлары карала. Парламент дәресенең төп максаты һәм бурычы - укучыларның сәяси-хокукый культурасын формалаштыру һәм актив гражданлык позициясен булдыру милли традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу.
Нет комментариев