Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗе районында бер укытучыга 115 мең сум акча түләнәчәк

Гөлназ Хуҗина грант иясе булды

Татарстанда 13 татар теле һәм әдәбияты укытучысы олимпиада призерларын әзерләгән өчен 115 мең сум күләмендә грант алачак. Алар арасында - Исәнбай мәктәбеннән Гөлназ Хуҗина.

Исегезгә төшерәбез, “Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында һәм татар теле буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрне әзерләгән өчен татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм” грантын алуга конкурс 25 майдан 10 июньгә кадәр барды.

тагын бер күңелле хәбәр: Әгерҗе районының өч укытучысы туган телне саклау проектлары өчен 50 мең сум күләмендә премияләр алды.

Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны тормышка ашыруга, педагогик хезмәткәрләр арасында республика конкурсында Бимадан Эмма Ильина, 2нче мәктәптән Миләүшә Сөләйманова һәм Исәнбайдан Гөлнур Симакова җиңеп чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев