Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗе районында талантлы укучыларны хөрмәтләделәр

Өченче ел рәттән Әгерҗе районында “Талантлар фестивале“ уздырып, ел дәвамында укуда, спортта, сәнгатьтә зур уңышларга ирешкән укучыларны, аларны бәйгеләргә әзерләгән педагогларны хөрмәтлиләр.

Быел талантлы егет-кызларны “Талант гаиләдә туа“, “Ел укучысы“, “Олимпиада йолдызлары“, “Спорт, син – тормыш!“, “Техник иҗат“ номинацияләрендә бүләкләделәр. Аларга исемле медальләр, кубоклар тапшырдылар.

  • Сез – районыбыз горурлыгы булган укучылар. Алга куйган максатыгыздан читләшмичә, үзегезгә ышанып, талантыгызны үстерергә язсын. Укытучылар, әти-әниләрегез, остазларыгыз сезгә ярдәм итәргә һәрчак әзер, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова сәхнәгә күтәрелгән укучыларны котлап.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев