Әгерҗедә балалар бакчалары ничек эшли
Балалар бакчаларында тормыш тәэмин итү өлкәсендә хезмәт иткән һәм эшен калдыра алмаган әти-әниләрнең балалары өчен дежур төркемнәр булдырылды.
Бүгеннән балалар бакчалары махсус эш режимына күчте. 30 марттан 3 апрельгә кадәр мәктәпкәчә учреждениеләрдә тормыш тәэмин итү өлкәсендә хезмәт иткән һәм эшен калдыра алмаган әти-әниләрнең балалары өчен дежур төркемнәр ачылачак. Бу ата-аналары хастаханәләрдә, даруханәләрдә, халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк булган товарлар белән тәэмин итүче кибетләрдә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы оешмаларында һ.б. эшли торган балалар. Калган балалар әти-әниләре белән өйдә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев