Гөлназ Мөкминова Казаннан җиңү яулап кайтты
“Сез иң гүзәл кеше икәнсез“ интернет-бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
Әлеге бәйгегә Татарстан районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән 130дан артык эш кабул ителгән. Җиңүчеләр арасында Исәнбай кызы –Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Гөлназ МӨКМИНОВА да бар. Аның туган мәктәбендәге татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Хуҗина турындагы мәкаләсе икенче урынга лаек булган.
– Укытучым тормышымда иң зур маяк булды, дисәм, һич ялгышмам. Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләгән, татар теле һәм әдәбияты буенча бик күп бәйге-олимпиадаларга, иҗади конкурсларга әзерләгән остазыма җылы рәхмәт сүзләре җиткерелгән язма ул, – ди Гөлназ.
Бүләкләү тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, “Яңа гасыр“ телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов катнашканнар.
Илсур Һадиуллин үзенең чыгышында:
– Һәр кешенең тормышында укытучы аерым бер урынны алып тора. Сезнең үгет-нәсыйхәтегез бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә, – дип билгеләп үткән.
Ул бәйгедә җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырган.
Тантанада катнашкан Гөлназ Хуҗина да үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашып:
– Әгәр кеше укытучысына хөрмәт белән карый икән, димәк, ул туган теленә, туган иленә һәм әти-әнисенә дә шундый ук мөгамәләдә булачак. Үз укучыларының уңышларын күрү – мөгаллимә өчен шундый зур шатлык, – дигән.
“Сез иң гүзәл кеше икәнсез“ бәйгесендә Салагыш мәктәбе укучылары Чулпан Бариева, Рузилә Исмәгыйлева да катнашканнар.
Бәйгедә икенче урын алган Исәнбай кызы Гөлназ Мөкминова ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән. / Фотоны Г.Мөкминова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев