Исәнбай укучысы – яшь хәбәрче
Мәгариф

Исәнбай укучысы – яшь хәбәрче

Алия Фазлыйәхмәтова Дипломга лаек булды

Чаллының Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатында “Көмеш кыңгырау” дусларын җыя” дип исемләнгән чара узды.

Анда яшь каләм осталарына Шәүкәт Галиев исемендәге премия тапшырылды.

Исәнбай мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Алия Фазлыйәхмәтова “Яшь хәбәрче” номинациясендә Дипломга лаек булды.

Укытучысы – Гөлназ Хуҗина.


Нет комментариев