Иж-Бубый мәктәбе ашханәсе республика программасы кысаларында төзекләндерелде
Ризык дүрт төрле меню буенча әзерләнә
Республика программасы кысаларында Әгерҗедәге 1нче гимназия, Көчек, Красный бор, Иж-Бубый мәктәпләре ашханәләре яңа уку елын яңарып каршы алдылар.
Иж-Бубый мәктәбендә булып, андагы үзгәрешләрне үз күзләребез белән күреп кайттык.
Башка мәктәпләрдә кебек үк, биредә дә ашханә туклану залын, ризык әзерләү блогын, склад бинасын берләштерә.
Туклану залына кул юу өчен яңа краннар, раковиналар куелган. Ризык әзерләү блогындагы плитәләр, өстәлләр, савыт-саба юар өчен ванна да – яңа. Юылган савыт-сабаны киптерү, урнаштырып кую өчен шкафлар, киштәләр, стеллажлар барлыкка килгән. Үлчәү, ризык эшкәртү такталарын саклау өчен киштәләргә кадәр яңа хәзер биредә. Склад бинасында яңа суыткыч, туңдыргыч урын алган. Хезмәткәрләрнең киемнәрен элү өчен шкаф та бар монда.
– Ризык дүрт төрле меню буенча әзерләнә: башлангыч сыйныф укучылары, аннан зуррак звенода укучылар, күпбалалы гаиләләрдә һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен.
Бу хакта тулырак итеп газетабызның 42 санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев