Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иж-Бубый мәктәп тарихы музеенда Кичкетаң һәм Тирсә мәктәпләре укучылары кунакта булдылар

Балалар Бөек Ватан сугышына бәйле төзелгән экспозицияләрне аеруча кызыксынып карадылар

25 мартта Мәктәп музейлары декадасы рамкаларында Иж-Бубый мәктәп тарихы музеенда Кичкетаң һәм Тирсә мәктәпләре укучылары кунакта булдылар.

Интерактив экскурсия башында Мәскәүнең "Крокус Сити Холл" концертлар залындагы фаҗигадә һәлак булганнарның истәлегенә бер минут дәвамында тынлык игълан ителде. "Радуга талантов" балалар иҗат йортының оештыручы педагогы - мәктәп тарихы музее җитәкчесе Хисмәтуллина А.Ф. кунакларны музейны оештыру тарихы, Иж-Буби мәдрәсәсе һәм аның җитәкчеләренең эшчәнлеге белән таныштырды, совет чоры һәм бүгенге көн мәктәбенең тормышы турында сөйләде.

Балалар Бөек Ватан сугышына бәйле төзелгән экспозицияләрне аеруча кызыксынып карадылар, экскурсия барышында А.Хисмәтуллина куйган сорауларга җавап биреп, үзләренең дә Иж-Буби мәдрәсәсе һәм туган як тарихыннан белемнәрен күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев