Иж-Бубый мәктәбендә "Үсеш ноктасы" үзәге ачылды
Укучылар өчен экскурсия үткәрелде
Белем көнендә Иж-Бубый мәктәбе базасында "Мәгариф" милли проекты кысаларында "Үсеш ноктасы" табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәге ачылды.
“Үсеш ноктасы” үзәге гомуммәдәни кыйммәтләрне, цифрлы грамоталылыкны, шахмат белемен, проект эшчәнлеген, балаларның һәм педагогларның иҗади социаль мөмкинлекләрен үстерү өчен мөһим.
Үзәктә "Биология", "Химия", "Физика" һәм "Технология" предметлары буенча гомуми белем бирү программаларын гына түгел, ә робот техникасы, шахмат белеме һәм дәрестән тыш эшчәнлек буенча өстәмә белем бирү программаларын да гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Укучылар өчен Үзәкнең профильле кабинетлары буенча экскурсия үткәрелде, алар яңа җиһазлар һәм аларның мөмкинлекләре белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев