Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кадыбаш мәктәбенең укытучысы Рәсүлева Эльмира «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Лаеклы бүләкне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г.Һәдиуллин тапшырды

Казан шәһәренең 183 нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында милли мәгариф секциясе утырышы һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге белем оешмалары җитәкчеләре һәм татар теле укытучылары өчен семинар-киңәшмә үткәрелде.

Чараның беренче өлешендә методик мәйданчыкларда яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруның методик аспектлары турында тәҗрибә уртаклашу, төшке аштан соң барлык катнашучылар өчен пленар киңәшмә узды.

Семинар-киңәшмәдә Кадыбаш мәктәбенең туган(татар)теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсүлева Эльмира Рәис кызы "Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Лаеклы бүләкне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г.Һәдиуллин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев