Кадыбашның мәктәп яны участогы ветеран педагог исемен йөртә
Быел Кадыбаш мәктәбенә нигез салынуга 125 ел тула
Кадыбашның мәктәп яны участогы 1 сентябрьдә укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне аллы-гөлле чәчәкләр белән генә түгел, яңа композицияләр, арт-объектлар белән дә каршы алачак.
Быел Кадыбаш мәктәбенә нигез салынуга 125 ел тула. Димәк, мәктәп яны участогына озак еллар аның җитәкчесе булып торган биология укытучысы Мөнирә Закирова исеме бирелүгә биш ел вакыт узган. Әлеге матур инициатива, уку йортының 120 еллыгы уңаеннан узган тантанада әти-әниләр исеменнән җиткерелеп, мәктәп коллективы тарафыннан хуплап каршы алынган иде.
Шушы еллар эчендә уртак тырышлык белән участокны гөлбакчага әверелдергәннәр.
– Аны ничек бизәү турында Яңа елдан соң ук уйлана башлыйбыз. Проектларын төзибез, чәчәкләрнең кайберләрен, әйтик, петунияларны шул чакта ук чәчәбез, – ди мәктәпнең биология уктучысы, әлеге эшләрнең башында торучы Лилия Айдарова. – Барлык үсентеләрне дә үзебез үстерәбез. Быел бакчабызда 20 төргә якын күпьеллык, 30га якын берьеллык чәчәк бар. Матурлыкка битараф булмаган авылдашларыбыз да чәчәк үсентеләре алып киләләр. Көзен аларның орлыкларын җыеп алабыз.
Әлеге гөлбакча төрле композицияләр, арт-объектлар белән дә баетылган. Һәм аларның һәркайсы ниндидер тәрбияви мәгънәгә ия.
– Менә бу чәй табыны артына дәшүче татар гаиләсе Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын гәүдәләндерә, – дип таныштыра мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Эльмира Рәсүлева. – Бик тиздән китап укучы татар егете дә ясалып бетәчәк. Ул, бер яктан, мәктәбебездә милли тәрбия бирү өстенлекле юнәлеш икәнен чагылдырса, икенче яктан, китап укуга мәхәббәт тәрбияли. Авторы – тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Шамил Закиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев