Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Каникулдан соң дистанцион укуга күчү хәбәре чынмы?

Мәгариф министры җавап бирде

Татарстанда мәктәп укучыларын дистанцион укыту формасына күчерергә җыенмыйлар. Бу хакта журналистларга Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Дистанцион укыту формасына күчү турында сөйләшмибез. Хәзер бездә авыручы балалар күп дип әйтмәс идем. Алар, әлбәттә, бар, чөнки грипп һәм ОРВИ сезоны бара. Укытучылар һәм ата-аналар авырый. Әмма республиканың мәгариф системасында вазгыять кискен түгел, мәктәпләрдә уку процессы оештырылган, укучылар шөгыльләнә», — диде мәгариф һәм фән министры.

Һадиуллин мәгариф оешмаларында Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык санитар таләпләре үтәлүен искәртте. Ул шулай ук укучыларның көзге каникуллары гадәттәгечә 2-8 ноябрьдә узачак, дип өстәде. Ә 31 октябрь республика мәктәпләрендә Сәламәтлек көне дип игълан ителде. Татарстанда мәктәп каникулны озайту планлаштырылмый.

«Урта һәм югары белем бирү студентларының каникуллары юк. Уку процессы урта махсус һәм югары уку йортларында дәвам итәчәк. Төркемнәрдә ОРВИ белән авыручы студентлар бар», — диде министр.

Ул әгәр сыйныфта яки төркемдә авыру укучылар 20 проценттан артса, мәктәпләрдә һәм башка белем бирү учреждениеләрендә мондый төркемнәр аерыла, диде. «Әмма монда кемнеңдер дистанциягә күчеп укуы турында әйтеп булмый, чөнки чирләүче һәм мәктәпкә килмәүче балалар белән дистанцион укыту форматы оештырылмаган», — дип сүзен йомгаклады Һадиуллин.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы беренче сентябрьдән Татарстанда укытучылар арасында Covid-19 инфекциясенең 111 очрагы, укучылар арасында 37 очрак теркәлгәнлеген хәбәр иткән иде. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X