Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Көмеш каләм” фестиваленә кемнәр килде?

Быелгы фестиваль бик күп хөрмәтле кунаклар катнашында үтте

Быелгы фестиваль бик күп хөрмәтле кунаклар катнашында үтте. Алар арасында – республикабызның “ТАТМЕДИА” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агенлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова, Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, балалар язучысы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, “Сөембикә” журналы хезмәткәре Эльвира Закирова, җирле язучыларыбыз Әлфирә Низамова, Нурания Төхбәтуллина, Раушания Байтимерова, ветеран мөгаллимәләр Розалия Кәримова, Роза  Ибраһимова, Эльза Сибгатова, Вәсилә Хакимова һәм башкалар. Сүз уңаеннан, фестиваль кысаларында язучылар һәм журналистлар катнашында түгәрәк өстәл дә оештырылды. Аның барышында иҗат әһелләре хезмәт һәм тормыш юллары белән таныштырып кына калмадылар, укучыларның күпсанлы сорауларына да бик теләп җавап бирделәр.  

– Республикабызда иҗат итәргә яратучыларны барлый, зурлый торган бәйгеләр бик күп. Шулар арасыннан иң дәрәҗәлеләре – “Көмеш каләм”, “Алтын каләм”, “Бәллүр каләм”. Күңелләрендә иҗат бөреләнә башлаган яшь каләм ияләрен ачыклаучы “Көмеш каләм” фестивале бүгенге көндә республиканың берничә районында гына уза. Ә минем туган Әгерҗе районында аны зурлап, киң колач белән оештыра беләләр. Бу яклап мәгариф идарәсенә, гомумән, фестивальне уздыруга тырышлык куючыларга зур рәхмәт, – диде үз чыгышында Эльвира Фәнис кызы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев